Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шеш барлыкка килү стресс белән бәйлеме?

Кыска стресс еш кына организмга кирәк булса, озакка сузылган стресс аңа тискәре йогынты ясый.

Хроник стресс яман шешнең үсешен тизләтергә сәләтле. Өстәвенә, озайлы стресс белән онкология авырулары барлыкка килү ихтималы арасында элемтә дә бар, дип саный АКШның Яман шеш институты тикшеренүчеләре. Бу хакта "Live Science"га сылтама белән «Российская газета» яза.
Әгәр кыска вакытлы кискен стресс организмга куркыныч хәлләрне көйләү өчен кирәк булса, озак вакыт дәвам иткән стресс аңа тискәре йогынты ясый. Даими борчылу метаболизм үзгәрүгә, билгеле бер гормоннар дәрәҗәсен күтәрүгә һәм теломер озынлыгы кимүгә китерергә мөмкин. Ә бу исә төрле авырулар үсешенә этәргеч ясый. Моннан тыш, хроник стресс иммун системасын да какшата.
Боларның барысы да онкология авырулары барлыкка килүгә һәм тизрәк үсешүгә булышлык итә, дип җиткерә Тампеда (Флорида) онкология үзәге белгече Шелли Творогер.
Хәер, Нью-Джерси рак Рутгерс институты профессоры Элиза Бандерның озайлы стресс белән яман шеш барлыкка килү арасында турыдан-туры элемтә урнаштырылмавын билгеләп үтте. «Булган дәлилләр стрессны яман шеш белән авыручыларның исән калуы белән бәйли. Әлеге авыру белән чирләп китү күздә тотылмый», – дип өстәп әйтә ул. Бу хакта "Татар Информ" хәбәр итә.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/yaman-shesh-barlykka-kil-stress-bel-n-b-yleme/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев