Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шеш дип куркып яшәмик!

“Сәламәтлек” кеше тормышында иң мөһим фактор.

Бары тик тәндә сихәт булганда гына бүгенге көнгә шөкер итеп, алга таба планнар корып яшисе килә. Аз гына авырып китсәк тә, күзгә берни күренми, тормышның яме югала кебек.
Әйе, барыбызның да сау-сәламәт буласы килә, ләкин: “Тәкъдирен күрми, бер-кем үлми”, – дигән бер акыл иясе. Кызга-нычка каршы, Аллаһ Тәгалә адәм баласына авыруны да бар иткән. Статистикага күз салсак, Чаллыда онкологик авырулардан үлүчеләр саны республи-када иң югарыларының берсе булып кала: бу күрсәткеч 100 мең кешегә 186,5 тәшкил итә. Ел саен яман шешнең 2 меңгә якын яңа очрагы теркәлә. Бүгенге көндә, онкология шәһәрнең һәр 35нче кешесендә ачыкланган. Моны күздә тотып, без, шәһәребезнең танылган табиб-онкологы Булат Хәмидуллин белән әңгәмә корып алырга булдык.
– Булат Раилевич, ни өчен Чаллыда онкология белән авыручылар саны югары?
– Беренчедән, бу яшь белән бәйле. Дөресен генә әйткәндә, Чаллыда онкология белән авыручылар арасында күбесе өлкәннәнр. Гомумән, яман шеш белән күбрәк олы яшьтәгеләр авырый. “Камаз” төзелгән вакытта бер чор кешеләре күпләп Чаллыга килгән. Күз алдына китерсәк, әлеге вакыттан якынча 40-50 ел чамасы узган, һәм нәкъ менә алар, кызганычка, каршы яман шеш авыруына дучар булалар да инде. Ә авыру елдан-ел арта дию белән мин килешеп бетмим. Бары тик ракны ачыклый алучы технологияләр генә яңара.
– Әлеге авыру күбрәк өлкәннәрдә очрый дисез, ә яшьләргә килгәндә?
– Яшьләр авырмый дип әйтү дөрес түгел. Чыннан да, яшьләрдә дә яман шеш авыруы табыла. Моның нәрсә белән бәйле булуын төгәл генә беркем дә әйтә алмый.
– Яман шеш күбрәк кайсы органнарда ачыклана?
– Хатын-кызларда беренче чиратта күкрәктә. Ә гомумән, юан эчәклек, ашказаны һәм үпкәләр иң киң таралганнардан санала.
– Булат Раилевич, яман шешне башлангыч стадиядә ачыклау кыен диләр?.

 

Язманы тулысы белән газетаның 20 март санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев