Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгын дүртенче катта башланган...

Бүген Уфада республиканың кан җибәрү станциясе бинасында җитди янгын булды

Әле ут китергән зыянны исәпләргә кирәк булачак, ләкин дүртенче каттагы биналарның янып бетүе билгеле. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын нәкъ менә 4нче катта – бактериаль лабораториядә башланган.
"Бер үк вакытта Республика кан җибәрү станциясе персоналын эвакуацияләү, машиналарны территориядән чыгару башланды. Янгын урынына янгын сүндерү көчләре һәм чаралары җибәрелде. Объект персоналы тарафыннан 40 кеше эвакуацияләнде", - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.
«Кан компонентлары запаслары зыян күрмәде. Медицина оешмаларын кан компонентлары белән тәэмин итүгә һәлакәт йогынты ясамады. 10.00 сәгатьтә кан компонентларын җибәрү буенча эшләр тергезелде, янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр башланды», — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Янгынның сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев