Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәрендә 61 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды

Бүген шәһәрнең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды.

Әти-әниләрне Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров котлады һәм 61 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырды. Котлауларга шулай ук ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та кушылды.
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда ана капиталына 41 меңнән артык сертификат бирелгән, 34,6 мең гаилә 13,3 млрд сумнан артык акчадан файдаланган.

 

http://nabchelny.ru/news/37646

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев