Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Яр Чаллы” социаль-икътисади үсеш территориясендә өч яңа предприятие ачылачак

Татарстан Инвестицион совет белән социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссиянең уртак утырышы узды

Татарстан Инвестицион советы белән “Яр Чаллы” социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссиянең уртак утырышында өч предприятие тәкъдимен расладылар. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Чаллыда "Haier" көнкүреш техникасы җитештерүне оештыру проекты расланды. Ул көндәшлекне арттыруга һәм дөнья базарында табышны арттыруга юнәлдерелгән корпорацияне үстерүнең глобаль стратегиясе этапларының берсе булып тора.
Кытай компаниясе “Яр Чаллы” территориясе резиденты булып тора. Шәһәрдә аның суыткычлар җитештерү буенча заводы урнашкан. Кер юу машиналары җитештерү предприятиесе 2019 елның ахырында эшли башларга тиеш. Тиздән аш-су җиһазлары җитештерүче предприятие барлыкка киләчәк. Ә сәнәгать паркының барлык "Haier" 12 заводы 2025 елда эшли башлаячак.
Моннан тыш, “Барс 100” скважиналарын ремонтлау өчен бораулау агрегатлары җитештерү проекты да хупланды. Аппаратлар Татарстан, Башкортстан һәм Себер төбәкләрендә кулланыла ала. Россиядә җитештерелгән нефть җиһазларына ихтыяҗ арта, диелгән хәбәрдә.
Шулай ук “Чоко Рай” кондитер эшләнмәсе чыгару буенча автомат линия булдыру проекты да хупланган. Ул аена 650 тонна продукция җитештерәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/28/176054/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев