Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы табиблары «Ел табибы-Ак чәчәкләр " республика премиясендә катнашачак

Бәйгенең финалы июнь аенда узачак

 «Ел табибы-Ак чәчәкләр» республика бәйгесе быел да июнь аенда узачак. Узган ел, коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр фонында әлеге чара  үткәрелми калды.
Безгә мәгълүм булганча, республика премиясендә 5нче шәһәр хастаханәсе белгечләре катнашачак. Терапия бүлеге мөдире Гөлназ Хисамиева көчен «Стационарның иң яхшы табибы» номинациясендә сынаячак, табиб-уролог Рөстәм Әбдерахманов «Иң яхшы яшь табиб», табиб-анестезиолог-реаниматолог Динар Хәлиуллин - «Иң яхшы ашыгыч медицина ярдәме табибы» номинациясенә үз гаризаларын җибәрде.
"Сугыш ветераннары госпитале" сырхауханәсе  баш табиб урынбасары Фәридә Шәрифуллина «Шифаханәнең  иң яхшы табибы» исеменә номинацияләнде.
Шулай ук премиягә шәһәребезнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе белгечләре  дә гариза бирде.

Бәйге 2008 елдан үткәрелә. Ул Габдрахман Әбсәләмовның романы исеме белән аталган.

Фото ачык чыганаклардан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев