Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда балалары булган хатын-кызлар өчен социаль проект

Мэриядә узган киңәшмәдә бизнесның Чаллы социаль проекты белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Инициатива белән «Мама в духе» проекты җитәкчесе, күп балалы әни Әдилә Бычкова чыгыш ясады.

Проект буенча фикер алышырга тегү остаханәләре, тегү эше буенча белгечләр әзерләүче белем бирү учреждениеләре, мәшгульлек үзәге вәкилләре, Әлмәттә проектны тормышка ашыручы проектның фикердәшләре җыелды. 

Очрашуның модераторы - Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.
"Мама в духе" проекты агымдагы елның февраль аенда "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге мәйданчыгында оештырылды. Проект хатын-кызлар арасында эшсезлек проблемасын хәл итүгә һәм гаилә бюджетын тулыландыруга юнәлдерелгән. Курсларны «Мама в духе» коворкинг-үзәге базасында үткәрергә тәкъдим итәләр, анда тегү машиналары белән җиһазландырылган тегү остаханәсе, шулай ук балалар бүлмәсе бар. Үз проектын яклап, идея авторы аның вакыт һәм акча ягыннан уңайлылылыгын атады.

"Чаллыда курслар бар, әмма алар йә озак дәвам итәләр - 2 ел 9 ай, йә кыйммәтле. Безнең социаль проектыбыз үз эшен быелның февраленнән башлап җибәрде. Бездә бала карау буенча ялда булган әниләр өчен ике айлык курслар уздыру тәҗрибәсе бар. Безнең әниләребез экосумкалар тегүне уңышлы тормышка ашыралар. Үз эшләрен башлап, үз эшләнмәләрен саткан хатын-кызлар да бар. Үзәкнең өстенлеге шунда ки, хатын-кыз баласын тәрбияләүдән аерылмыйча гына өстәмә керем алу мөмкинлегенә ия. Ярты ел эчендә безгә 1 619 кеше килде, шуларның 24е тегү курсларында белем алды, 3 кеше коворкинг-үзәк базасында эшли, 2се үзмәшгуль», – дип тәкъдир итте Әдилә Бычкова.

Укудан соң, хатын-кызлар тегү фабрикаларына эшкә урнашырга, үз эшен башлап җибәрергә яки коворкинг-үзәге базасында эшләргә мөмкин.

Әдилә Бычкова сүзләренә караганда, тегү эшләренә 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар да өйрәнергә тели.  Моның өчен иркен бина, җиһазлар һәм квалификацияле белгечләр кирәк.

Әлеге идеяне Шәһәр Советы депутаты,  «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге җитәкчесе Ася Кислова да хуплады. Аның фикеренчә, проект сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен дә актуаль булачак һәм ул үз учреждениесендә урын бирергә әзер.

«Мәсәлән, безгә әниләр балаларын өч-дүрт сәгатькә алып килә һәм бу вакытта алар бу эшчәнлеккә өйрәнәләр, аннары белгечлекләре буенча эшли башлыйлар. Бу әниләр өчен өстәмә белгечлек һәм өстәмә керем алу өчен менә дигән мөмкинлек булачак», – дип билгеләде ул.

Тегү фабрикалары вәкилләре хезмәттәшлек итәргә һәм үзләренең катлаулы булмаган заказларын яңа эш башлаган осталарга бирергә әзер булуларын белдерделәр. Алар кадрларга мохтаҗ, шуңа күрә социаль проектны үстерү белән кызыксыналар. Хәзерге вакытта Чаллыда тегү сәнәгате белгечләрен бары тик бер белем бирү учреждениесе - Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте генә чыгара.

«Без сөйли торган кадрлар кытлыгы проблемасы күпкә киңрәк. Тегүчеләр юк. Училищедан соң һөнәрләре буенча эшләргә бик азлар гына бара. Аларның объектив сәбәпләре бар. Алар укып, эшләү тизлеген һәм сыйфатын арттырганчы, официант булып эшкә кереп акча эшлиләр. Бу мәсьәлә комплекслы хәл итүне таләп итә. Биредә без бизнесның социаль проект белән коллаборациясен күзәтәбез. Мин ышанам ки, без мөмкинлекләр таба алырбыз», – дип үз фикерен белдерде «Триада» тегү фабрикасы башкарма директоры Гөлназ Садриева.

Очрашуда катнашучылар бертавыштан яшь буынның тегүче һөнәренә карата кызыксынучанлыгын һәм мотивациясен формалаштыру буенча чаралар кирәклеген белдерделәр.

Проектның максатларын һәм бурычларын билгеләп, катнашучылар тагын бер очрашуны планлаштырдылар.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль проект