Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда инженерлык классы ачылды

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә беренче университет инженерлык классын ачу тантанасы булды.

 КФУның Яр Чаллы филиалы директоры Мәхмүт Ганиевһәм 41нче урта мәктәп директоры Рөстәм Хуҗин арасында фәнни-техник хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшеп эшләү турындагы килешүгә кул куелды. Килешүне имзалау тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КФУның Чаллы филиалы директоры Мәхмүт Ганиев, «КАМАЗ» ГАҖ идарәсе әгъзасы Ирек Гомәров катнашты. Бәйрәм атмосферасы учреждение ишегалдында ук сизелеп тора иде. Мәктәп каршындагы мәйданда "КАМАЗ" автомобильләре күргәзмәсе оештырылды. Мәртәбәле кунакларга заманча мәктәп бинасы буйлап экскурсия оештырылды. Алар биология, химия, физика кабинетларында булдылар, спорт залын, бассейнны карадылар. Учреждениедә алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылган иде. Уку йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен робототехника һәм югары сыйныф укучылары өчен техник модельләштерү буенча түгәрәкләр эшли башлады. "Бүген без ярты миллионлы автокаланың икътисади, мәгариф һәм фәнни потенциалын ныгытуда мөһим адым ясыйбыз. Безнең илдә һәм дөньяда танылган югары уку йорты җитәкчелеге шәһәрнең иң заманча мәктәпләренең берсендә инженерлык классын ачу турында килешү төзергә тәкъдим итте. Яхшы фәнни база бар, КФУда яхшы укытучылар, КАМАЗда менә дигән техник яктан белемле белгечләр җитәрлек һәм акыллы балалар байтак. Яр Чаллы шәһәре белем дәрәҗәсе буенча, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең кайбер шәһәрләре белән беррәттән, лидерлар рәтендә тора. Шуңа күрә без әлеге күркәм шәһәребезнең бөтен таланты дөрес юнәлеш алуын теләр идек. Һәм без, әлеге килешү, киләчәктә үз нәтиҗәләрен бирер, шәһәрнең икътисадын, социаль-мәдәни өлкәсен ныгытуга йогынты ясар дип ышанабыз», – диде Наил Мәһдиев.Сигезенче инженерлык классында 21 укучы белем алачак. Алар барысы да физикадан олимпиада нәтиҗәләре буенча сайлап алынды. Укучылар техник юнәлешләрне тирәнтен өйрәнәчәкләр. КФУ ректоры Илшат Гафуров булачак инженерларга КФУ белем бирү комплексының масштабы һәм техник юнәлештә үсеш перспективалары турында сөйләде.Узган ел 30 нчы мәктәптә «КАМАЗ»ГАҖ инженерлык классы барлыкка килде. Киләсе елда 41нче мәктәптә ике шундый ук класс ачу планлаштырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/33619

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев