Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда легендар Владимир Высоцкийны искә алалар

Быел актер, шагыйрь һәм бард Владимир Высоцкийның үлеменә 41 ел тула.

25 июль, якшәмбе, 15:00 сәгатьтә В.С. Высоцкий исемендәге Иҗади мирас үзәгендә «Хәтер көне» уздырылачак. Кунакларга Владимир Высоцкийның дәүләт музее фондыннан (Мәскәү шәһәре) кинохроника тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә күп кенә аклы-каралы һәм төсле фотографияләр, слайдлар күрергә, спектакльләр һәм концертлар фонограммаларын тыңларга мөмкин булачак. Экспозициядә шагыйрьнең китаплары, шулай ук Высоцкий турында безнең илдә һәм чит илләрдә чыгарылган китаплар урын алган. Күп санлы басмалар, газеталар һәм журналлардан мәкаләләр 4 зур томда тупланган. Значоклар, открыткалар, эстамплар, буклетлар, пластинкалар экспозицияне тулыландыралар.

Мәйданда В.С. Высоцкий исемендәге Автор җырлары клубы тарафыннан «В.С. Высоцкий» дип исемләнгән концерт уздырылачак.

Фото: lgz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу