Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынаулар 14 майдан башлана

14 майдан Яр Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынаулар башлана

Гадәттәгечә шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә (Яңа шәһәр) кайнар су бирүне туктату IV этапта, көньяк-көнчыгышта (шәһәрнең иске өлешендә) II этапта узачак. Шәһәрнең яңа өлешендә опрессовкалауның I этабы 14 майдан 28 майга кадәр узачак. II этап 13 - 27 июнь көннәрендә, III этап 9 - 23 июль көннәрендә, IV этапны 6 - 20 август көннәрендә үткәрү планлаштырыла. Шәһәрнең Комсомол районында кайнар су белән тәэмин итүне туктатып торуның I этабы 21 майдан 22 майга кадәр узачак. 21 майдан 4 июньгә кадәр ЗЯБ бистәсе һәм Замелекесьеның 20, 21, 22 25, 26 микрорайоннарында җылылык үткәргечләрнең тыгызлыгына һәм ныклыгына гидравлик сынаулар узачак. Опрессовкалауның II этабы шәһәрнең иске өлешендә 18 июньнән башлана. 2 июль көнне 24:00 сәгатькә кадәр Сидоровка, ГЭС бистәләре, Замелекесьеның 27 нче микрорайоны, Сәнәгать мәйданчыклары, БСИ объектларында кайнар су бирү туктатып торылачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36207

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев