Яр Чаллыга COVID-19дан 7500 доза вакцина кайтты
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыга COVID-19дан 7500 доза вакцина кайтты

Яр Чаллыда вакцинация барышында 94 620 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, икенчесе белән – 63 324 кеше.

Татарстан Республикасында 737 меңнән артык татарстанлы вакцинация узды, шуларның 496 меңнән артыгы икенче прививканы да ясаткан.

Бүген, 22 июль, шәһәргә «Спутник V» вакцинасының 7500 дозасы керде. Атна ахырына кадәр «ЭпиВакКорона» кайтачак.

Исегезгә төшерәбез, вакцинация пунктлары барлык олылар сырхауханәләрендә дә ачык. "COVID-19" дан вакцинациягә gosuslugi.ru порталында Шәхси кабинет аша, КФҮтә, бердәм 122 номер буенча, сырхауханәләргә контакт телефоннары аша мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


короновирус

Нет комментариев