Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының сәламәтлек саклау оешмаларының хезмәткәрләре йөзү буенча ярыштылар

«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды.

Спорт чарасы «Сәламәтлек - 2021» спартакиадасы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырылды.

Спортчыларны ярышларның баш хөкемдары, «Табиблык-физкультура диспансеры» ДАССУның баш табибы Рафис Әхмәтҗанов котлады һәм яхшы кәеф, уңышлар теләде.
Спортчылар шәхси зачетта үз көчләрен сынап карый алдылар, дистанция барлык катнашу  өчен дә ирекле стиль белән 50 метр тәшкил итте.
Ир-атлар арасында иң яхшы йөзүчеләр булып түбәндәгеләр танылды: Андреев Михаил (4 нче шәһәр хастаханәсе) – 1 урын; Зыястинов Булат (2 нче шәһәр хастаханәсе) - 2 урын; Шәрипов Ирек (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) - 3 урын.
Хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Артемьева Светлана (Сугыш ветераннары өчен госпиталь) - 1 урын; Кулагина Олеся (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) - 2 урын; Сөнгатуллина Светлана (Йогышлы авырулар хастаханәсе) - 3 урын.
Ярышларда җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт спорт бассейн