Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының сугыш ветераннары өчен госпиталендә 2018 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды

Яр Чаллыда сугыш ветераннары өчен госпитальнең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган хисап җыелышы булды. Анда шулай ук агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Җыелыш Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Шәһәр Советы депутаты Ләлә Камалетдинова, автокаланың сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова катнашында узды. Госпитальнең баш табибы Резедә Мәүҗүтова узган ел йомгаклары турында хисап белән чыгыш ясады.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, сугыш ветераннары өчен госпиталь стационарында якынча 3 800 пациент медицина ярдәме алган, шуларның 1400гә якыны хәрби хәрәкәтләр, сугыш ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән халык категорияләре. 
Чыгыштан күренгәнчә, барлык медицина тармагы өчен актуаль булган кебек госпитальдә дә кадрлар проблемасы актуаль булып кала әле. Учреждениедә 373 хезмәткәр эшли, шул исәптән 49 табиб. Читтән җәлеп ителгән табибларны исәпкә алып, госпиталь буенча табиблар белән комплектлану 67%ны  тәшкил итә. 2018 елда биш табиб кабул ителде, шул исәптән бер яшь белгеч.
Рамил Хәлимов үз чыгышында кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе бөтен шәһәр буенча кискен тора, Чаллының сәламәтлек саклау тармагында 230лап белгеч җитми һәм проблеманы хәл итү өчен шәһәр программасы кирәк, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук госпитальнең уңай имиджга ия булуын ассызыклады һәм алга таба да аны югары дәрәҗәдә тотуларын теләде.
Чара ахырында госпиталь хезмәткәрләре Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

 

http://nabchelny.ru/news/35846

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев