Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Яратылмый калган ярлар” - җиңүче

Халыкара театр көне алдыннан Чаллы татар дәүләт драма театрында шатлыклы вакыйга булды.

Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, драматург Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” исемле китабы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Ел китабы-2018" бәйгесендә катнашты. 328 китап арасында аның “Яратылмый калган ярлар”ы иң күп укылган дип табылды һәм җиңүче булды. Әлеге пьеса 2014 елда узган “Яңа татар пьесасы” бәйгесе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булган иде. Чаллы татар дәүләт драма театрының шул исемдәге спектакле татарлар яшәгән төбәкләрдә зур уңыш белән бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев