Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь мөселманнар ярлылык темасына фикер алышуга җыела

Оештыручылар аны яңа форматта – тренинг элементлары белән үткәрә.

Мөселман яшьләре дискуссион клубының киләсе утырышы ярлылык темасына багышланган. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыручылар аны яңа форматта – тренинг элементлары белән үткәрә. Очрашуда хәерчелек, аның сәбәпләре, рухи һәм матди фәкыйрьлек турында сүз булачак.
“Ярлы” мөселман” дип билгеләнгән очрашу 8 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Казанның Галиев мәчетендә узачак.
Мөселман дискуссион клубы әйтергә сүзе булган һәр кешене чакыра. Теркәлү мәҗбүри. Моның өчен “Вконтакте”да Мөселман яшьләре» рәсми төркеме язмасы астында тавыш бирергә кирәк. Хәзерге вакытта очрашуга егермедән артык кеше теркәлү узды.
Мөселман яшьләре дискуссион клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җавап эзлиләр, социаль проблемаларны хәл итү юллары белән танышалар.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174708/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X