Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җыелган акча Дәниф Шәрәфетдиновны дәвалауга җитәрме?

Бүгенге көндә 600 меңгә якын акча җыелган.

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның бүгенге көндә хәле бик авыр. Кызганычка каршы, ул инде берничә ай дәвамында тиешле уколларны ала алмый, чөнки инвалидлык буенча дарулары кайтмаган, ә сатып алырга мөмкинлекләре юк...

Бу хакта тулырак белешер өчен без аның белән элемтәгә кердек.

“Хәлем авыр, интернет киңлекләрендә бу хәбәр таралгач, миңа  ярдәм итәргә теләп Рәсәйнең төрле шәһәрләреннән  шалтыратулар килә.  Күбесе матди ярдәм курсәтә. Дарулар кыйбат.

1 кабы - 30 мең.  Ә миңа аена ул 2 кап кирәк. Хәзер ташлама  буенча очсызрак бәягә кайтару  хакында сөйләшү бара.

Ә күзгә тамыза торган даруның бер флаконы – 1 мең сум.

Бүгенге көндә 600 меңгә якын акча җыелды. Казанда мине дәвалаган табибә Рәвия Мухинага мең рәхмәт. Ярдәмен тоеп яшим.

Моңарчы мин гел үз көчем белән яшәдем, шуңа кешеләрдән ярдәм алуы бик кыен. Шундый авыр  хәлдә калырмын дип уйламаган идем. Дуслар белән бергә бөтенләй чит кешеләр дә ярдәм итә.

 Мең рәхмәт. Барысы да исән-сау  булсыннар, - ди Дәниф Шәрәфетдинов.

 

Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән, бертөркем артистлар 27 нче апрельдә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында хәйрия концерты уткәрә. Бу чарада катнашучы һәркемнең теләге изге булсын. Ничек кенә булса да Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм итәргә кирәк. Теләкләребез, ярдәмнәребез йөрәктән йөрәккә тапшырылып барып ирешер, ул тизрәк савыгып янәдән сәхнәләргә күтәрелер.

 

Ярдәм итәргә теләгәннәр өчен  Дәниф Шәрәфетдиновның картасы 8 937 042 37 83 номерына бәйләнгән.

Рузилә Гатина

 

Фото ачык чыганаклардан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев