Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЗАГС идарәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

Тантаналар сарае холлында «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре оештырган шәһәрнең милли җәмгыятьләренең туй йолаларын күрсәттеләр.

"ЗАГС органнарында кеше тормышы елъязмасы алып барыла. Иң элек ата-аналар баланы яңгырашлы исем белән атый һәм ЗАГСта илнең яңа гражданины тууын терки. Аннары ул үзе ЗАГСка никах теркәү өчен килә. ЗАГС хезмәткәрләре чаллылылар белән шатлык һәм кайгы уртаклашалар. Моның өчен үз эшеңне яратырга, мәрхәмәтле йөрәккә ия булырга кирәк. Тантаналар сараенда шулай ук ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы уздырыла. Мондый яхшы традицияләр гаилә институтына ярдәм итүгә юнәлдерелгән", - диде Наил Мәһдиев.

ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова үзенең котлавында билгеләп үткәнчә, бу һөнәр өчен кешеләргә ярдәмчеллек, күңел җылысы, киң күңеллелек кебек аерым сыйфатлар кирәк
 

Чыганак: Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев