Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Зәңгәр шәл» – мәктәп сәхнәсендә (+фоторепортаж)

18нче мәктәптә Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклауга багышлап әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Чара дәвамында мәктәп укытучылары һәм укучылары татар, рус, чуваш, әзербәйҗан, башкорт телләрендә шигырьләр һәм җырлар да башкарды.

Ә төп игътибар – укытучылар көче белән сәхнәләштерелгән «Зәңгәр шәл» спектакле. Баш рольне мәктәп директоры Наил Гайнуллин үзе башкара.
– Мәктәбебездә спектакль кую гадәти эш, ел да яңа әсәрне сәхнәләштерәбез, – ди Наил Заһидуллович. – Бу юлы мин Ишан ролендә. Бу әсәр белән күптәннән таныш: мәктәптә укыганда урманчы ролен башкарган идем. Авыл яшьләре белән спектакльләр куеп Киров өлкәләренә кадәр барып җиттек без.  
Директор үзе башкаларга үрнәк күрсәтеп, кырык эшен ташлап, репетицияләргә йөргәч, мәктәп укытучылары да сәхнәгә тартыла башлаган. 
– «Зәңгәр шәл» спектаклен куябыз дию белән теләк белдерүчеләр шактый булды. Кәрим Тинчуринның әсәреннән иң кызык өзеген сайлап алдык, – ди директор урынбасары Равия Фазлиева. Ул берүк вакытта спектакльне сәхнәгә әзерләүче режиссер ролен дә үти. 
– Сәхнәләштерү авыр булмады. Укытучылар белән атнага бер-ике мәртәбә репетицияләр ясадык, – ди ул. 
Башлангыч сыйныф укытучысы Лариса Талипова 18нче мәктәптә унике ел эшли. Ул ел да спектакльләрдә төрле рольләрдә чыгыш ясый. 
– Былтыр Кәрим Тинчуринның «Сүнмәс йолдызлар»ын куйдык. Бу юлы мин Ишанның дүртенче хатыны Фазилә ролендә. Әллә ни озак әзерләнмәдек, сүзләрне, җырларны җиңел ятладык, авырлыгы сизелмәде. Бик теләп катнашам, үземә дә кызык, монда бераз мәктәп эшеннән арынып, күңелең белән ял итәсең, – ди Лариса Леруновна. 
Спектакльне тамаша кылырга ветеран-укытучылар, өлкән сыйныф укучылары чакырылган иде. Артистлар үз рольләрен шулкадәр оста итеп башкардылар ки, әйтерсең алар гомер буе театрда уйнаганнар. Үзешчән артистларның чыгышы тамашачылар күңеленә дә хуш килде. Алар хезмәттәшләрен аягүрә басып алкышлады. 
Әйтергә кирәк, 18нче мәктәптә спектакльләрне укучылар да еш куя. Залда утырган 11А сыйныф егетләре һәм кызлары былтыр рус теле укытучысы Лилия Безрукова белән Н. Островскийның «Гроза», Г. Полонскийның «Доживем до понедельника» әсәрләрен сәхнәләштергәннәр. Татар теле укытучысы Равия Фазлиева исә өлкән сыйныф укучылары белән Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын һәм шулай ук «Зәңгәр шәл»не куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль