Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзмәшгульләр өйдә торт пешерүчеләр өчен аерым санитар нормалар булдыруны сорады

Үзмәшгульләр өйдә эшләүче кондитерлар өчен аерым санитар нормалар булдыруны сорады. «Пирамида»да ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XI киңәйтелгән утырышында өй шартларында эшләүче кондитер Зөлфия Фәйзрахманова шул мәсьәләне күтәрде.

Торт, камыр ризыклары һәм башка кулинар продукцияне заказ буенча ясау – үзмәшгульлекнең киң таралган формаларының берсе. Йорт кулинарлары үз продукциясен сертификацияләп, аларның санитар норма һәм таләпләргә җавап бирүен раслый алмый. Мондый продукция өчен формаль таләпләр һәм нормалар да юк.
Зөлфия Фәйзразманова лаборатор тикшеренүләр уздыру шактый кыйммәткә төшүен әйтте. Аның сүзләренчә, торт өчен ун төрле эчлекнең сыйфатын тикшертү аңа 180 мең сумга төшәр иде.
Сүз уңаеннан, гөбәдияне тикшертү – 18 мең сум, шоколад торт – 10 мең сум, өйдә ясалган зефир – 7 мең сум. Өй кулинарлары продукцияне индивидуаль заказ буенча ясагач, аны һәрвакыт анализга биреп тору мөмкин түгел.
Зөлфия Фәйзрахманова өй шартларында җитештерелә торган ризыкка аерым таләпләр билгеләүне сорады. “Мин күләгәдән чыгуыма, эшем легаль булуына сөенәм. Тик махсус кондитер цехлары өчен каралган санитар нормалар безгә туры килми, безнең өчен алар сыгылмалырак булсын иде”, — дип мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, ул үзмәшгульләр түләргә тиешле беренче салымны инде түләгән.
“Сезнең сүзне хуплыйм: барысы да гади һәм аңлаешлы булырга тиеш. Үз клиентларыгыз булса да, сезгә карата да билгеле бер таләпләр бар. Иң гади регламенты кирәк”, — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул өйдә эшләүче кулинарлар тыныч эшләсен өчен билгеле бер документлар булдыру кирәклеген билгеләп узды.
Зөлфия Фәйзрахманованың закон нигезендә эшләргә омтылуы РФ Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко күңеленә хуш килде. “Бик акыллы сүзләр әйтте ул, күләгәдән чыгасы килә икән, димәк, намусы бар”, – диде. Шулай да, Онищенко әйтүенчә, берәрсе продукция сыйфатына зарланып шикаять язса, аннан ингридиентларын сораячаклар, җавап тотарга туры киләчәк.
“Өй шартларында җитештерелгән продукция сыйфаты һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүнең гади формасы кирәк. Мин бу эштә катнашырга әзер”, — диде федераль депутат. Рөстәм Миңнеханов “гөбәдиясен кабып карарга әзер сез, димәк” дип шаяртып сорагач, “юк, гөбәдия ирләр ризыгы түгел, чәкчәк белән бавырсак мөмкин” дип җавап бирде Онищенко.

 
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182378/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев