Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәйнәпкә һаман бәйләнәләр..

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованы яратмаган кеше бик сирәктер

Аның киенү рәвеше һәрвакыт игътибар үзәгендә. Үзенчәлекле образлар белән шаккаттыручы Зәйнәп ханым киеменә “бәйләнүчеләргә” җавап бирде.

“Бәйләнмәгез инде шул киемгә! Киенеп йөрим бит, шәрә түгел! Ни булган? Бөтен кеше ялтыравыклы, я булмаса, гәүдәсенә сыланып тора торган күлмәк кияргә тиешмени? Гомергә аңламадым шул нәрсәне. Кечкенә чакта әни миңа беретка кидерә иде. Беләсезме, миңа ошап калды шул. Үсеп буйга җиткәч тә, бәйләнгән шапканы кырын итеп киеп куя торган идем. Ну, бар иде заманалар! Туган-тумачадан калган бюстгальтерларны күп киеп йөрергә туры килде. Аларын тегә белүче сирәк иде, сатуда беркайда табып булмый иде, хәтерегездәме, кызлар?

Ничектер шулай формалашты инде ул «вкус» дигәннәре. Хәер, хәзерге вакытта да нәрсә ошый, нәрсәгә сыям, ничек итеп шул кием эчендә үземне уңайлы тоям, шуны арзан булса да алам. Сез дә шулай киенмисезмени? Ничегрәк соң? Языгыз әле?” - дип язган Зәйнәп Фәрхетдинова Инстаграм сәхифәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев