Бакча җиләгеннән кайнатма ясыйбыз
Кайнатма өчен 1 кг җиләк, 1,3 кг шикәр комы кирәк.
Өлгергән җиләкләрне чистартырга һәм юарга, өстенә шикәр комы салырга, тастымал белән каплап, бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач, кайнатып чыгарырга, өстенә җыелган күбекне алырга һәм сүндереп 10-15 минут суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарырга, өстен җыярга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга. Банкадагы кайнатма суынып беткәч, кышка сакларга алып куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев