Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бик тәмле гади генә пирог

­Ки­рәк: 2 кү­кәй, 1 пач­ка ак май (180 грамм), 1 ста­кан ши­кәр, 3 ста­кан он, 1 кап – 10 грамм раз­рых­ли­тель (ка­мыр көп­шәк­лән­дер­геч).  

Майны эретеп, шуңа күкәй, шикәр, он, разрыхлитель салып, әйбәтләп туглыйбыз. Камыр бик йомшак кына килеп чыга. Шул камырны алдан майлап куелган табага салып, кул белән генә җәеп куябыз. Камыр өстенә теләсә нинди җиләк-җимешләр тезәбез (кура җиләге, кара җиләк, кара бөрлегән һ.б.). Шуннан духовкага 30-35 минутка тыгып куябыз.

Пешкән пирогны духовкадан алабыз. Өстенә алдан әзерләп куелган крем сыман тәмле массаны салабыз. Аның өчен 200 грамм каймак өстенә 1-2 стакан шикәр комы салып, яхшылап туглыйбыз. Әлеге шикәрле каймаклы массаны пирог өстенә агызабыз. Бераз торганнан соң, кисеп, табынга чыгарырга да була.

Чәйләрегез тәмле булсын!  

Гөлия ИБАТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт