Шəhри Чаллы

Бик тәмле сыйлы салат

Ингредиентлар: Шампиньон гөмбәсе – 300 гр Суган – 1 баш Каймак – 150 гр Тавык ите – 300 гр Йомырка – 3 данә Майонез – 400 гр Ананас – 1 кечкенә банка Сыр – 100 гр Киви – 3 данә

Эш тәртибе: Тавык итен аз гына тозлы суга салып, пешереп алабыз. Соңыннан итне озынчалап турыйбыз. Суган белән гөмбәне дә вак кына итеп турап, каймаклы соуста кыздырабыз. Йомыркаларны эре кыргыч аша чыгарырга кирәк. Ә менә сырны урта кыргыч аша үткәрәбез. 
Салат катлап ясала. Матур тәлинкә алабыз да иң элек каймаклы, суганлы соуста пешерелгән гөмбәне салабыз. Өстенә туралган тавык итен җәеп, майонез белән сылыйбыз. Аннары йомырка, кабат майонез, ананас салабыз. Аның өстенә дә майонез сылап, сыр сибәбез. Бизәү өчен киви кулланабыз. 
Ашларыгыз тәмле булсын!   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: