Бәйрәм табынына - тәмле салат
Киңәш-табыш

Бәйрәм табынына - тәмле салат

Бу салат белән теләсә-нинди табынны бизәргә була.

Майонез урынына каймак та кулланырга мөмкин. Анда 2 йомырка, 400 грамм пешкән ит, 2-3 яшел алма, 1 зур тәлгәш “Дамские пальчики” винограды, каты сыр кирәк. Йомыркаларны вак итеп турыйбыз, алманың кабыгын әрчеп, эре кыргычта кырабыз. Алма каралып китмәсен өчен өс­тенә лимон согы сыгабыз. Виноградны юып корытабыз. Сырны эре кыргычтан кырабыз һәм барлык ризыкларны бергә кушып, майонез белән болгатабыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев