Черкиләр әнис исен яратмый
Аның согын тәннең ачык урыннарына сөртегез.
Бу үсемлекләрнең согын сыгып, тәнегезнең ачык урыннарына сөртсәгез, черкидән курыкмыйча йөри аласыз. Черкиләр кереп тулган бүлмәгә яңа өзелгән базилик яки шомырт яфраклары куярга мөмкин. Өйгә черки кермәсен дисәгез, тәрәзә каршына помидор яки аю баланы (бузина) утыртырга кирәк. Бакчада эшләгәндә черки тешләүгә чыдап булмаса, сарут (пырей) өзеп, шуның согын тәннең ачык урыннарына сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев