Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Гади гына ризык гомерне озайта

Күрү сәләтенә яхшы йогынты ясаучы матдәләр дә бар

Ул авылда яшәүчеләрдә бар. Шәһәр халкы да аны еш сатып ала. Ә файдасын беләсезме?

Гомер озынлыгына туклануның хәлиткеч йогынты ясавын беләбез. Дөрес кулланылган ризыклар күп авырулардан сакларга мөмкин. Күпләр иртән кулланучы ризыкның гомер озынлыгына йогынты ясавын белә идегезме? Сүз тавык йомыркасы турында бара.

 

Белгечләр ышандыруынча, йомыркада өлкән яшьтәгеләрнең күрү сәләтенә яхшы йогынты ясаучы туклыклы матдәләр бар, алар – лютеин һәм зеаксантин. Алар антиоксидантлар булып та тора һәм картаюның негатив йогынтысына каршы тора.

Йомыркада аксым күп, шуңа алар туклыклы. Рафинадлы углеводлардан аермалы буларак, йомырка “чиста энергия” белән тәэмин итә, кешегә чыдамлык сыйфатлар өсти.

Йомыркадагы холин микроэлементы баш миен сәламәтләндерә. Табиблар йомырка куллануның “яхшы” холестеринны арттыруын, ә “начар”ын киметүен ассызыклый.

Чыганак: Кызыл Таң 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X