Гөмбә маринадлау
Киңәш-табыш

Гөмбә маринадлау

Чистартылган гөмбәләргә су салып пешерергә куябыз.

Су кайнап чыгу белән тоз салабыз (тозлырак булсын). 30-40 минут чамасы пешергәннән соң суын түгеп, салкын су белән чайкатып саркытабыз.
Маринад кайнату өчен кирәк: 1 литр суга 8 аш кашыгы уксус (9 процентлы), 2 аш кашыгы өеп шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 лавр яфрагы, 4 данә исле борыч, 4 данә кара борыч, 3 данә канәфер (артыгын салмагыз). 

Маринад кайнап чыгуга гөмбәләрне салабыз, аларны 15 минутлап кайнатабыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябабыз.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев