Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Им­ти­хан­нар ва­кы­тын­да дөрес тукланыгыз

Имтиханнар вакытында ничек һәм нәрсә белән туклануыгыз турында яхшылап уйлагыз.

­Ба­нан сез­нең ор­га­низм­ны энер­гия бе­лән тә­э­мин итә­чәк. Бил­ге­ле бул­ган­ча, та­мак ач­кан ва­кыт­та да бер ди­гән ва­ри­ант. Ба­нан­ның ви­та­мин­нар­га бай бу­луы бе­ре­без өчен дә яңа­лык тү­гел.

Шо­ко­лад. Әле­ге ри­зык ис­кит­кеч тәм­ле ге­нә тү­гел, фай­да­лы эле­мент­лар­га да бик бай. Мәгъ­лү­мат­лар­га та­ян­сак, бе­рен­че­ләр­дән бу­лып ин­де­ец­лар ка­као ага­чы­ның җи­меш­лә­рен­нән эчем­лек яса­ган­нар. Әле­ге эчем­лек сә­ла­мәт­лек, акыл һәм көч чы­га­на­гы дип са­нал­ган. Соң­рак ис­па­ни­я­ле­ләр бу эчем­лек­не чәй һәм каһ­вә уры­ны­на кул­ла­на баш­ла­ган­нар. Ә ев­ро­па­лы­лар баш­та шо­ко­лад­ны тәм-том бу­ла­рак тү­гел, ә да­ру бу­ла­рак фай­да­лан­ган­нар. Хәт­та авы­ру­лар­ны дә­ва­лау ча­ра­сы бу­ла­рак, да­ру­ха­нә­ләр­дә са­тыл­ган шо­ко­лад.

Диң­гез кә­бес­тә­се йод­ка бик бай. Сез­не деп­рес­сия, йо­кы­сыз­лык, тиз кы­зып ки­тү­чән­лек бор­чы­са, әле­ге су­ү­сем­нәр­не кул­ла­ну тәкъ­дим ите­лә.

Әл­бәт­тә, бу исем­лек­не чик­лә­век­ләр­сез дә­вам итү мөм­кин тү­гел. Баш мие эш­чән­ле­ге өчен ае­ру­ча пес­тә (фис­таш­ка) һәм әс­тер­хан чик­лә­ве­ге фай­да­лы икән. Икен­че­се йо­кы­ны нор­маль­ләш­те­рү­гә, ха­фа­ла­ну­лар­га би­реш­мәс­кә яр­дәм итә. Ә эр­бет (кедр) ап­пе­тит­ны ки­ме­тү­гә ки­те­рә һәм хә­тер­не ях­шыр­та. Фун­дук исә, ти­ре һәм күз­ләр­не ях­шы ха­ләт­тә сак­лый, ате­ро­скле­роз бул­дыр­мый, ди бел­геч­ләр.

Нерв сис­те­ма­сы­на йом­шак һәм урын­лы тә­э­сир итүе бе­лән яшел чәй дан то­та. Го­му­мән, ко­фе һәм ка­ра чәй ке­бек җы­лы эчем­лек­ләр­нең дә фай­да­сы аз тү­гел.

Ба­лык­лар­ның фай­да­сын шу­лай ук бә­я­ләп бе­тер­ге­сез. Ба­лык ите акыл эш­чән­ле­ген, фи­кер­ләү сә­лә­тен ях­шыр­та һәм кә­еф кү­тә­рү­гә сә­бәп­че.

Исем­лек­не ка­ра­бо­дай һәм со­лы бот­ка­сы дә­вам итә. Алар кан әй­лә­не­шен ях­шыр­та. Ир­тән­ге аш­ны шу­шы ри­зык­лар­дан баш­лау, бе­ре­без­гә дә зы­ян ит­мәс.

Иң мө­һи­ме ра­ци­он­ны төр­лән­де­реп то­ру һәм, әл­бәт­тә, ча­ма бе­лү. Та­биб­лар фи­ке­рен­чә, яшел төс­тә­ге яшел­чә­ләр ае­ру­ча фай­да­лы. Бал­лы, газ­лы сок­лар, фаст­фуд­тан баш тар­тыр­га ты­ры­шы­гыз. Һәр­бер си­ту­а­ци­я­нең ях­шы як­ла­рын кү­рер­гә ты­ры­шып, бер-бе­ре­без­гә ка­ра­та җы­лы мө­гал­лә­мә­дә бу­лып, уңай хис­ләр бе­лән яшик. Сту­дент­лар­га им­ти­хан­нар­ны җи­ңел һәм уңыш­лы тап­шы­ру­ла­рын те­ләп ка­ла­быз.

Фото ВК челтәреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек