Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кәҗә гөмбәсен (сморчки) ничек ашарга?

Кәҗә гөмбәсе (сморчки) – безнең климатта үсүче ашый торган иң беренче язгы гөмбә. Аны җыю бик җиңел, чөнки аның ялганы булмый, эзләп интегәсе, таяк белән җир «сөрәсе» юк.

Урманны яшел үлән дә басып өлгермәгән әле, җыерчыклы гөмбә әллә каян күзгә ташлана. Кәҗә гөмбәсен урман юллары һәм сукмаклары буенда, катнаш яки ылыслы урманнарда табарга була. Бу гөмбә черемәгә бай туфракны ярата.

Кәҗә гөмбәсен, һава торышы һәм климатка карап, апрель урталарыннан май ахырына кадәр очратырга мөмкин. Язның беренче гөмбәләре сусыл һәм хуш исле була.

Кайбер хуҗабикәләр бу гөмбәне яхшылап пешерергә, бер сәгатьләп кайнатырга киңәш итә. Әмма аны 15 минутлап кайнатып алырга да, пакетларга салып туңдыргычка куярга була. Гөмбәне туңдыргычта бөтенләй пешермичә саклаучылар да бар. Соңыннан үз согында пешереп ашыйлар, алай хуш исе, тәме ныграк саклана диләр. Тик бу очракта бер кимчелеге бар – пешермичә саклаганда гөмбә күп урынны ала.

Тозларга, маринадларга бармый кәҗә гөмбәсе. Пиццаларга, пирогларга да бара, ашын да пешерергә була. Кыяфәте әллә ни матур булмаса да, йомырка, суган белән кыздыргач бик тәмле. Кар суы белән чыга торган беренче гөмбә кортларга да өлгерми – кибә генә, чөнки әле җир салкын, корт, микроблар аз. 

Әлеге гөмбәне турап, суган белән кыздырырга мөмкин. Өстенә йомырка салсаң да тәмле, каймак кушып, мичкә куеп алсаң – телеңне йотарлык! Шулай ук бәрәңге, токмач, карабодай, дөге янына кыздырып салырга мөмкин. Моның өчен яңа гына җыеп алып кайткан гөмбәне аз гына су салып 10-15 минут кайнатып түгәсе. Аннан тагын салкын су белән чайкатасы. Яңадан кайнарга куясы да 20 минут кайнатасы. Сөзеп аласы. 

/ Гөлия Ибатуллина фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев