Ни өчен кер юа торган машинага целлофан пакет салалар?
Киңәш-табыш

Ни өчен кер юа торган машинага целлофан пакет салалар?

Моның берничә сере бар.

Оста хуҗабикәләр кер юганда, машинага целлофан пакет сала. Ул кер юа торган порошокны таратырга ярдәм итә, укмашып каткан порошокны җимерә, кер юа торган гельне эретә.

Керләрне пакет белән бергә юганда, электр һәм статика барлыкка килә, ул чәчләргә, тузанга, йонга магнит кебек йогынты ясый. Шулай итеп бөтен пычрак пакетка ябышып кала. Нәтиҗәдә, машинага чүп тулмый, ул озагракка чыдый, диелә хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев