Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Телеңне йотарлык пирожныйлар

­Ки­рәк: 5 йомырка, 150 гр ши­кәр ко­мы, 150 гр он, 1 бал­ка­шык ка­мыр көп­шәк­лән­дер­геч, 250 мл 33-35%лы сөт өс­те, 70 гр ши­кәр пуд­ра­сы, 100 гр эрем­чек­ле сыр (тво­рож­ный сыр), би­зәү өчен те­лә­сә нин­ди җи­ләк-җи­меш­ләр.  

Иң баштан миксер ярдәмендә йомыркаларны шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз. Соңыннан шул массага камыр көпшәкләндергеч, әз-әзләп кенә он салабыз. Противеньгә пергамент кәгазе җәябез дә, аның өстенә камырны тигез итеп салып куябыз. Камыр духовкада 15-20 минут чамасы пешеп торачак. Билгеләнгән вакыт узгач, духовкадан камырны алабыз һәм суытырга куеп торабыз. Шул арада крем әзерлибез.

Крем өчен сөт өстенә шикәр пудрасы һәм эремчекле сыр салып, яхшылап туглыйбыз. Бер төрле генә йомшак масса килеп чыгачак.

Камырны противеньнән алабыз. Аерым бер касә табып, аның ярдәмендә түгәрәкләр ясап чыгабыз. Түгәрәк формасындагы бисквит әзер дигән сүз. Бисквитлы түгәрәк өстенә крем сылыйбыз, аннары янәдән бисквит куябыз, тагын крем сылыйбыз. Кырыйларын исә бисквиттан калган калдыклар ярдәмендә бизибез. Шул калдык камырны пирожныйларның өстенә дә сипсәгез була. Тәмле пирожныйлар әзер. Өстен җиләк-җимешләр белән бизисе генә кала.

Ашларыгыз тәмле булсын!   

Гөлия ИБАТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт