Тозлы кыяр
Киңәш-табыш

Тозлы кыяр

Кы­я­лар­ны баш-баш­ла­рын ки­сеп,  3 литр­лы бан­ка­га ту­ты­ра­сың. Бан­каа тө­бе­нә ук­роп, 3 тырнак са­рым­сак, 3 лавр яф­ра­гы, 9 бор­чаклы бо­рыч, пет­руш­ка са­ла­сың.

Рассол: 1 литр суга 1,5 зур кашык тоз, 3 зур кашык шикәр комы салып кайнатып чыгарасың. Банкага кыяр өстенә 7-9 зур кашык 5%лы уксус, аннары кайнап торган рсааолның саласың да банканы суга утыртып, стерильәштерәсең. Кыярның төсе үзгәрә башлагач, калай капкач белән ябып куясың. Кетердәп торган бик тәмле кыяр була. Әзер банкаларны гаражда, базда саклыйбыз.

Гөлия Гатауллина.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев