Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

1-15 август көннәренә халык сынамышлары

1 ав­густ көн­не яң­гыр яу­са, көз елак, ко­ры бул­са - көз дә шун­дый ки­лә.

2 август - бу көнне коры булса, алты атна буе шундый һава торышы сакланыр. Әгәр яңгыр яуса, алты атна тоташ яңгыр явар.

3 августта көне буе яшенле яңгыр яуса, боз да көтегез.

4 августта кичке томан җир өстенә җәелсә, эссе көннәр киләчәк.

5 августта күктә каурыйсыман болытлар күренсә, көннәр суыта.

6 августта күке түбәннән очса - яңгырга.

7 август иртәсе суык булса, кыш та шундый булыр.

8 августта имән чикләвеге күп икән, ел уңышлы булыр.

9 августта тирес коңгызы кичен җиргә якын оча икән, көннәр матур торыр.

10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.

11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.

12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса - яңгырга.

13 августта яңгыр алдыннан салават күпере чыкса, начар һава торышы озакка дип җыенып килер.

14 август нинди булса, 28е дә нәкъ шундый.

15 август - әгәр җил төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, киресенчә борылса - аяз көннәргә ишарә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар