Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

1 март - Песиләр көне

Россиядә Песиләр көнен 1 мартта бәйрәм итәләр.

Бездә мәчеләр - яз символларының берсе, ә март песи ае дип тә санала.

Әлеге бәйрәм уңаеннан песиләр турында кызыклы фактлар урнаштырабыз. 

* Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә. Кешенеке якынча – 75 тапкыр.

* Мыеклар ярдәмендә песиләр тирә-юньгә яраклаша.

* Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый.

* Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыларнын күреп җиткерми.

* Песи балаларының сөт тешләре була.

* Песи тирли белми.

* Куркыныч янаганда песи сәгатенә 48 чакрым тизлектә йөгерә ала.

Песинең борының рәсеме кабатланмый.

* Стаббс атамалы мәче Аляска штатында урнашкан Талкитна шәһәрендә 15 ел буе мэр булган.

* Җир тертәү куркынычы вакытында песи бинадан чыгып китәргә ашыга.

* Әлеге җәнлек 30 млн. ел элек тә җир шарында яшәгән.

* Өй песие 57 градуста да исән кала ала.

* Мәче колагын 180 градуска бора ала.

* Мәченең 12 пар мыегы бар.

* Яшь белән песинең күз төсе үзгәрергә мөмкин.

* Алгы тәпиләрендә аларның биш бармак, ә арткыларда 4 бармак урнашкан.

* 95% кеше песиләре белән сөйләшә.

* Песи күзләре караңгыда да күрә.

* Якынча алар 6 ел яшиләр, иң олы мәче 39 яшен тутырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык

2
X