Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

25-31 июльгә йолдызнамә

Кучкар Бу атнада сезнең аралашулар күп булачак. Яңа танышулар да килеп чыгарга мөмкин. Элек романтик мөнәсәбәтләрдә булган кеше белән очрашуыгыз бар. Үз ярыгыз белән араларыгыз бозылып торган чак булса, инициатива күрсәтеп, беренче адымны ясагыз.

Үгезбозау
Өегездәге көнкүреш проблемаларын чишү өчен бу атнада көчегез дә, финансларыгыз да җитәрлек булачак. Үз нәселегез турында кызыксыну артачак. Ниндидер гаилә сере ачылырга мөмкин. Өегездән читкә чыкмыйча, тынычлыкта ял итегез. 

Игезәкләр
Бу атнада элек тыгыз аралашкан кешеләр белән элемтә яңарту мөмкинлеге бар. Алардан бик мөһим мәгълүмат белүегез дә бар. Белемен арттыручылар өчен бу көннәр бик кулай вакыт. Оптимизм рухын саклагыз, бәхетле очракка ышаныгыз.

Кысла
Кыслаларга йолдызлар бу атнада үзләре генә тынычлыкта ял итәргә киңәш итә. Мөмкин булса, елга буена чыгыгыз, берәр отельдә яшәп карагыз. Интуициягезгә ышаныгыз, ул сезне алдамаячак һәм дөрес юл күрсәтәчәк. Кешеләргә ярдәм итүдән баш тартмагыз. 

Арыслан
Бу атнада сезгә якын һәм ышанычлы дусларыгыз арасында булу кирәк. Алар сезгә фикерләрегезне бәяләргә, тормышыгызда өстенлекле юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Бүген киләчәккә планнар кору вакыты, иртәме-соңмы алар тормышка ашачак. 

Кыз
Кызлар бу атнада ышанычлы рәвештә максатларына атлаячак. Кайбер мәсьәләләрдә үзегезгә артык игътибар җәлеп итмичә генә эшләргә кирәк. Бу сезне кызыксындырган кешеләр турында белешмәләр җыю вакыты да. Шулай ук яшерен мәгълүмат та ачылырга мөмкин.  

Үлчәү
Йолдызлар башкалар фикеренә колак салырга куша. Үз инициативаларыгызны хәзергә калдырып торыгыз. Бу сезгә файдага гына. Интернетта, аерата төрле форумнарда социаль челтәрләрдә, танышулар сайтларында активлыгыгыз артачак. 

Чаян
Чаяннар бу атнада зарарлы гадәтләреннән арына алачак. Тартуыгызны ташлыйсыгыз килсә, сишәмбедән башлагыз. Шулай ук кыю карарлар кабул итү өчен кулай вакыт. Эш алыштырырга да курыкмагыз. Һәр адымыгыз тормышыгызны яхшыртачак. 

Укчы
Гаиләле Укчыларның үзара мөнәсәбәтләре яхшырачак. Партнерыгызның сезнең өчен никадәр кадерле һәм якын икәнен аңлаячаксыз. Беренче адымны үзегез ясагыз. Ялгыз Укчыларга парын табу мөмкинлеге туарга мөмкин. Ул сезгә сәфәрдә, ерак юлда очрар. 

Кәҗәмөгез
Чирләрегез булса, бу атнада үз халәтегезне сизелерлек яхшырта аласыз. Санаторийга юллама алсагыз әйбәт булачак. Атнаны үзегезгә багышлагыз. Өегездә дә ревизия ясасагыз яхшы, кирәкмәгән чүп-чарны, иске әйберләрне чыгарып ташлагыз. 

Сукояр
Сукоярлар бу атнада мәхәббәттән берничек тә кача алмый. Бу аерата мөнәсәбәтләре яңа башланган кешеләргә кагыла. Сезгә көтелмәгән бүләк, сюрпризлар ясарга мөмкиннәр. Балалар белән аралашу күңел тынычлыгы бирәчәк. Диңгезгә баруны да планлаштыру әйбәт.  

Балыклар
Балыклар өчен бу атнада гаилә беренче урында булачак. Өегездән читкә чыгасыгыз килмәячәк. Әти-әниегезгә, әби-бабагызга күп вакытыгызны багышлаячаксыз. Хуҗалык мәсьәләләрен чишү җайлы биреләчәк. Фатирыгызда яки дачагызда ремонт башлау өчен яхшы вакыт. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев