Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева чит илгә киткән

Ул бу сәфәргә ире белән бергә барырга җыенган булган.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева яңа елны үзенең иң зур хыялларының берсен тормышка ашырудан башлады. Ул гомрә хаҗына китте. 

«Без монда Линарым белән, ул үлгән елны бергә барырга тиеш идек. Өлгермәдек. Аллаһыма шөкер, миңа насыйп булды. Мин бу көнне бик көттем. Эчемдәге кичерешләремне, дулкынлануны сезгә аңлата да алмам кебек. Юлга чыгар алдыннан бер атна кала хәтта йокы да кермәде. Безгә хәерле изге юллар теләгез, дусларым, туганнарым. Ә без инде барыбызгада догада булырбыз», – ди җырчы. 

Айгөл Бариева изге сәфәргә Рамил хәзрәт Юнысов җитәкчелегендәге төркем белән бара. 

Фото Айгөл Бариеваның телеграмм каналыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ Айгөл Бариева Линар Юсипов Рамил Юныс