Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллин: «Безнен гримерка башына энә кадап киткәннәр!»

Уфада гастрольләрдә булган вакытта Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин күңелсез хәлгә юлыккан — аның командасын грим бүлмәсендә талап чыкканнар.

- Дуслар! Бездә бик күңелсез хәл булды! Без булмаганда, кемдер барлык грим бүлмәләрендә йөргән. Менә бу – безнең Алия белән икебезнең гримерка… Энә кадап киткәннәр.

Коточкыч, дуслар, өстәлләрдә яртылаш кына су булган шешәләр калдырганнар, ишек янына энәләр кадаганнар, ниндидер пакетларга салып прәннекләр калдырганнар, бөтен әйберне бушатканнар.

Администраторның да шәхси әйберләре югалган. Безнең лейблның админ футболкасын урлаганнар. Көзгеләргә ниндидер билгеләр, йөзләр ясап киткәннәр. Бөтен җирдә булганнар… Мин әллә нәрсәгә ышагмыйм анысы, әмма күңелгә шом төште, – дип сөйләгән ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев