Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Апрель аена халык сынамышлары

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.

Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.
Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.
Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
Апрельдә карлыгачлар килмәсә, ясалкын язга.

*****

1 апрельдә йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз. 
2 апрельдә елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. 
3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы «ау»ны көтмәсен.
4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңышы мул булыр. 
5 апрельдә аяз төн – иртәнге суыклар. 
6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер. 
7 апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә. 
8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт. 
9 апрель көнне көндез әтәч кычкырмаса, 2-3 көннән явым-төшем булыр. 
10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар. 
11 апрельдә кара каргалар төркемләп очса – яңгырга. 
12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр. 
13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер. 
14 апрельдә боз кинәт китсә, ел уңышлы булыр. 
15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр. 
16 апрельдә зирекнең алкалары күп булса – солы, күркәләре күп икән арпа уңар. 
17 апрельдә көн кояшлы булса, бодай бөртеге күп булыр. 
18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы һава торышы килә дигән сүз. 
19 апрельдә көн җилсез, тыныч икән, язгы сабан культуралары уңар.
20 апрельдә яңгыр яуса – балан, суык һәм кояш булса, икмәк, карабодай уңар. 
21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас. 
22 апрельдә һава торышы «утырып» беткән икән, коры җәй көтегез. 
23 апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңышы уңар. 
24 апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала. 
25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар. 
27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас. 
28 апрельдә җил көньяктан иссә – яңгырга. 
29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр. 
30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар