Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Айдар Галимов тормышында булган кызыклы хәл белән уртаклашты

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов 55 яшьлек юбилей концертын Чаллы тамашачысына да күрсәтте. Концерт гадәттәгечә, матур һәм мәгънәле узды. Яраткан җырчыбыз тормышында булган кызыклы хәлләр турында да сөйләде.

– Моннан 55 ел элек әти-әни дуслары белән бергә 23 февраль бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелган... Әти-әниләрем Башкорстанда яңа төзелә башлаган өйләрен ташлап Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерергә киткәннәр. Әти бензовозда эшләгән, «станциядән бензин ташыдым», ди. Әни мәктәптә укыткан. Ә ул авылның исеме Мәдәният дип аталган. Һәм 55 ел элек 23 февраль көнне мин шул Мәдәният авылында туганмын. Миңа бер яшь тулганда, без кире авылга әйләнеп кайтканбыз, мин шунда тәпи киткәнмен. Олы Кәркәле – минем туган авылым, чөнки Мәдәният авылын бөтенләй хәтерләмим. 

Шулай да 40 елдан соң Казахстанга әйләнеп кайттым. Мәдәният авылын эзләп таптым. «Ни өчен Аллаһы Тәгалә мине нәкъ шушы авылда дөньяга китерергә булган?» дигән сорау борчыды мине. Ул сорау әле дә бар. «Мәдәният» дигән сүз минем йөрәктә. Димәк, миңа шушы юлдан барырга, шушы миссияне башкарырга кирәк булган», –  ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы