Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бәйрәмнәрне каршылап...

Быел Чаллы ТЭЦы барлыкка килүгә 50 ел тула. Бу тарихи вакыт эчендә коллектив үсеш юлын уңышлы үтте. Шушы елларда станция

Чаллы халкын җылылык һәм электр энергиясе белән тотрыклы тәэмин итү бурычын тулысынча хәл итте.   
Безнең станция «КАМАЗ» ТЭЦы буларак барлыкка килеп, еллар узгач, мөстәкыйль предприятиегә әйләнде. Хәзер ул «КАМАЗ»га гына түгел, шәһәр өчен эшли. Шәһәребезнең барлык объектларының тотрыклы эше һәм Чаллы халкының уңайлы көнкүреше безнең эшчәнлеккә бәйле. 
Яр Чаллы ТЭЦы үзенең юбилеен җитештерү өлкәсендә бай тәҗрибәсе һәм югары категорияле кадрлары, заманча технологияләре, идарә итүнең нәтиҗәле ысуллары һәм традицияләре булган абруйлы предприятие буларак каршылый. Без республикабызның энергетика системасында да лаеклы урын алып торабыз. Боларның барысы да безгә безгә киләчәктә дә уңышлы һәм тотрыклы эшчәнлек алып барырга төпле нигез булып тора.  
Бу еллар эчендә без узган юллар гади булмады. 
Автогигант һәм шәһәр төзелеше безнең якларга яңа дөнья төзүчеләрен китерде. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бүгенге көндә сәгать кебек төгәл эшли торган зур станция барлыкка килде. Энергетика ветераннарына намуслы хезмәтләре, түземле һәм инициативалы булганнары өчен рәхмәт белдерәм. Беренче төзүчеләр баракларда яшәп, цехларда кунып, тәүге турбогенераторларны эшләтеп җибәрделәр. Бүгенге бай тарихи тәҗрибәгә һәм белемгә таянып, без алар белән тигезләшәбез. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: сезнең өчен дә энергетика өлкән буыннарныкы кебек үк, кадерле һәм яраткан эшегез булсын!
Безнең хезмәт традицияләре энергетикларның яңа буыннарына күчәр һәм станциянең уңышлы эшләвенә нигез булыр дип ышанам. Һөнәри бәйрәмебез – Энергетиклар көнендә хезмәттәшләремә нәтиҗәле хезмәт, шәхси тормышта уңышлар телим!   
Станция коллективы исеменнән барлык шәһәрдәшләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, уңышлар телим, якын кешеләрегез – яныгызда, өйләрегез җылы һәм якты булсын! Бәйрәм белән! 

 

Әнвәр Хаҗеев, 
«Татэнерго АҖ-Яр Чаллы ТЭЦ»ы филиалы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау