Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Черки тешләмәсен дисәгез...

Белгечләр черкиләр хакындагы популяр мифны кире какты.

МДУның биология факультетының гомум экология һәм гидробиология кафедрасы хезмәткәре Вадим Марьинский черкиләр хакындагы популяр мифны кире какты. Белгеч сүзләренчә, черкиләр корбаннарын кан төркеме буенча сайламый, аларны кешенең исе һәм тән температурасы җәлеп итә. Шуңа да актив тирләүче кешеләрнең черкидән тешләнү “бәхете” күпкә артыграк. 

Әмма тирләгән кеше янәшәсендә башкалар да туры килсә, аларга да “эләгәчәк, чөнки инде бу очракта бу канэчкеч бөҗәкләр кемне тешләргә, ә кемне – юк икәнен сайланып тормаячак”, дип өстәгән галим.

Шулай ук черкиләр кара киемле кешеләрне бик тиз күреп алалар икән.

фото https://loon.site/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш