Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Декабрь аена халык сынамышлары (16-31 декабрьгә кадәр)

16 декабрь көнне балыкчылар яхшы табыш белән кайтса, кыш җылы килер.

17 декабрь көнне агач ботакларында кар ята икән, кыш суык килер.
18 декабрьгә кадәр бер тапкыр да суыклар булмаган икән, димәк тиздән җепшек буран булыр.
19 декабрь песиләр йоклаганда авыз-борынын тәпие белән каплап йокласа, тиздән көчле суыклар килер.
20 декабрь песиләр су эчсә, көчле явым-төшем булыр.
21 декабрь кояш гадәттәгедән иртәрәк чыкса – кар явар.
22 декабрьдә көн аяз булып, кар яуса – җылы кышка ишарә.
23 декабрьдә буран дуласа, көчле суыклар билгесе.
24 декабрь – кошлар түбәннән очса, җилле һава торышына. Көньяктан искән җил көннең җылынуы турында сөйли.
25 декабрь – киләсе елның уңышлы килүен белү өчен, бу көнне чия ботагы кисеп, аны туфрак салынган чүлмәккә утыртканнар. Ул Раштуага яфраклар чыгарса, ел уңышлы килә дип саналган.
26 декабрьдән башлап, 12 көн суык була икән, кыш чатнама суык килер.
27 декабрь – төнлә агачларны бәс сарса, кыш суык килә. Иртәнге чатнама суык тиздән көчле җил һәм буран булачагын искәртә.
28 декабрь көнне җылы була икән, димәк, көчле суыклар кыш азагында гына киләчәк.
29 декабрь – суык һәм әче җил – Раштуа салкыннарының дәвамлы булуы турында сөйли. Болытлы, җилле көн – кинәт җылытуга.
30 декабрь көнне кар яуса, Яңа ел төне суык булыр.
31 декабрь көнне еларга һәм күңелсезләнергә ярамый, юкса, ел буе шундый кәеф озата барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар