Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов театрда эшли башлаган

Кайсы театрда?

Чаллыда «Мунча ташы» миниатюралар театрының гастрольләре булды. Программада көн кадагына суга торган юмор да, сатира да, моңлы җырлар да, биюләр дә бар. 

Әлеге тамашада Рәшит Ваһапов фондының талантлы яшь җырчылары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның чыгышы көтелмәгәнрәк булды. Тамашачылар бу җырчыларбызның матур җырларын җылы кабул иттеләр. Кат-кат сәхнәгә чакырып, алкышладылар. Гөлсирин белән Азат «Мунча ташы» театрында эшлиләрме дип гаҗәпләнделәр дә. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Гөлсирин Абдуллина белән элемтәгә кердек.

– Гамил абый Әсхәдулла Чаллы, Казан кебек республикабызның эре шәһәрләрендәге концертларында чыгыш ясарга чакырган иде. Без рәхмәтле булып, ризалаштык. Чаллы тамашачысы да безне сагынган икән. 

Фото Гөлсирин Абдуллинаның телеграмм каналыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз Ваһапов фонды