Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең апасы вафатына 15 ел

Җәмгыя ханым вакытсыз китте...

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи моннан 15 ел элек бертуган апасы  Җәмгыяне мәңгелек йортка озатты. Җәмгыя апа яман чирдән үлде. Хәния апа ире Габделхәй белән аны Казандагы дәрәҗәле табибларга йөрттеләр. Әмма аяусыз чир көчле булып чыкты, Фәния апаның олы кызын алып китте. Бүгенге көндә Хәниясе дә җир куенында.

Фәния апа исә төпчеге Фирүзә Ибәтуллина тәрбиясендә. Ул шушы көннәрдә Хәниясенең һәйкәлен барып күрде. Күз яшьләрен тыя алмыйча: «Кызым, оҗмахта очрашырбыз синең белән», – диде... Ә Җәмгыясенең балалары әниләре, туганнары рухына коръән укыттылар. Бу хакта Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итте. «Җәмгыя апабызны аяусыз чир вакытсыз арабыздан алып китте. Кызы Айгөлгә, улы Рөстәмгә рәхмәт яусын. Апамның ахирәтләрен җыеп, якында яшәгән туганнар белән, Нәҗмөхәммәт хәзрәт белән корьән ашын үткәрдек. Хәзрәтнең үгет-нәсихәтләре, дин турындагы бик күп изге гамәлләр турында сөйләве күңелләргә тынычлык алып килде. Аштан соң, апаларның бер өлешен Хәния апамның музеенда каршыладым.Урамда һәйкәле каршы алса, музей эчендә аның нуры балкыды. Ходайның рәхмәтендә булыгыз, ике апам Җәмгыя, Хәния туганнарым. Бик кызганыч, башка кешеләр кебек өлкән яшькә кадәр бер-беребезне кадерләп, хөрмәтләп яшәп булмады. Инде мәңгелек йортыгызда җаннарыгыз тыныч, рухларыгыз шат булсын. Уукыган догаларыбыз, изге теләкләребез кабуллардан булса иде. Иншаллаһ», – ди ул. Амин шулай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес