Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Киек каз юллары» җырының көй авторы: бу җырны кулланырга нинди хакыгыз бар?

«Бу җырны мин тормышымның иң авыр чагында яздым!»- ди Гүзәлия.

Бүгенге көндә Филүс Каһировның "Киек каз юллары" җырын ишетмәгән кеше сирәктер. Билгеле, аны танытуда мобилизацияләнгән татар егете Артур Хәсәнов та өлеш кертте. Быел әлеге җыр “Болгар” радиосы уздырган Милли музыкаль премиясенең "Иң популяр җыр"ы дип тә табылды. 

Бүген әлеге хитның көй авторы, танылган композитор, җырчы Гүзәлия социаль челтәрләрдәге битендә, үзе әйткәнчә, кайбер "акыллы" кешеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. 

"Бу җырны мин тормышымның иң авыр чагында яздым. Ул көнне идәндә үкси-үкси еладым. Тавышымны ишетеп, хәтта күршеләр кергән иде. Диктофонымны кушып, карлыккан тавыш белән көйне яздырдым. Әмма авыртуым шул кадәр көчле иде, туктый алмый ачынып елавымны дәвам иттем. Бу җырны теләсә кемгә һәм теләсә ничек кулланырга ирек бирмәм. Барысын да әйтмим, ләкин барда Аллаһ кулында. Ул гына кешеләргә нинди җаза бирәсен хәл итә!"- дип язып куйды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

3

0

5

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес