Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Коммуналка» квитанцияләрен ни өчен өч ел сакларга кирәк?

Коммуналь хезмәтләргә түләү квитанцияләрен һәм чекларны өч ел сакларга кирәк. Алар «коммуналка» өчен түләп баруны раслый торган документлар булып санала.

 Чөнки нинди дә булса гадәттән тыш хәл яки хаталар китү очрагы булырга, мәсәлән сезнең йортта идарәче компания алмашырга һәм документларның күпмедер өлеше югалтырга мөмкин. Болай була калса, сез вакытында түләп барган булсагыз да, сезне бурычларыгыз бар дип судка бирергә мөмкиннәр.
Шул ук вакытта, мондый исклар һәрвакыт соңгы мизгелдә, судка бирү вакыты төгәлләнеп барганда килә. Шуңа күрә квитанцияләрне һәм чекларны өч елдан артыграк саклау киңәш ителә.
Электрон түләүләрне сакларга яки квитанцияләрне бастырып алырга кирәк. Чөнки банклар кешенең счетын ябу аркасында башкарылган түләүләрне раслап булмаска мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык