Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Кулланмый торган банк карталарын ташларга ярыймы?

Куллану вакыты чыккан банк картасын чүп чиләгенә болай гына ташларга ярамый. Аларны алга таба беркем дә куллана алмасын өчен кискәләп ташларга кирәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгына PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников сөйләгән.

Картаны банкоматлар һәм банк бүлекләре янында чүп савытларында да калдыру киңәш ителми. Шулай ук әлеге карта беркетелгән хисап счетын да ябарга онытмаска кирәк. 
«Әгәр сезгә бу карта кирәк булмаса, аның белән бәйле счетны ябу мөһим, бигрәк тә кредит картасы булса», — дип аңлатты Гусятников.
Әгәр моны эшләмәсәң, хезмәт күрсәтү өчен, алга таба да акча алынып бара ала. Кредит картасын япканда, банктан бурычлар булмау турында белешмә алырга кирәк, диде белгеч. 

https://pixabay.com/ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык

2
X