Кызлары да җыр-биюгә гашыйк
«Кызларым барына сөенәм, алар өчен яшим», - ди Ринас Әхмәтов.
Автор-башкаручы Ринас Әхмәтовның кызлары татар моңына гашыйк икән. 15 яшьлек Самира бик тә матур җырлый, ди.
«5 яшендә зур сәхнәгә алып чыккан идем. Шуннан бирле җырлады. Өч ел элек фикере үзгәрде. Әнисе белән вокалга бирмәкче идек, риза булмады. Былтыр үзе кабат: «Әтием мин вокалга йөрергә телим», – диде. Хәзер дәресләр ала. Мин язган «Хыялларым» җыры белән «Йолдызлык»та да катнашмакчы була. Уртанчыбыз Амелиябез исә биергә ярата. Төрле бәйгеләрдә беренчелекне ала. Рианабызга 6 яшь тулды. Мәктәпкә җыена. Ул түгәрәкләргә йөрми. Балалар бакчасында, бәйрәмнәрдә Амелия апасы белән чыгыш ясый. Рәсем ясарга ярата. Тавышы бар. Кызларым барына сөенәм, алар өчен яшим. Хыялларын тормышка ашыру өчен мөмкин булганның барысын да эшлим», – ди Ринас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев