Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Март җылы булса, җәй салкын килер

Март аена нинди сынамышлар бар?

– Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
– Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
– Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.
– Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
– Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
– Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
– Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә - яңгырлы җәй билгесе.

Көндәлек сынамышлар

23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.
24 март ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.
25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә – көннәр җылыта.
26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә – алдагы атна җылы булыр.
27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык.
28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.
29 март нинди – апрель шундый.
30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.
31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка таба үрсә – җәй салкын килер.
 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар