Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“Моңа кадәр кешедән ярдәм сорамадым... “

Миңа атнага ике укол кирәк. Бер капта - 4 укол. Мин инде дүрт ел шул уколлар ярдәмендә яшим. Башта концертлардан кергән акчага ала идем. Аннары машинаны, аппаратураларны сатарга туры килде. Берара дәүләт даруны бушлай бирә башлады, ләкин ни өчендер бер елдан соң бу эш  тукталды.  Беркем, берни аңлатмый. Шунысы аяныч.  

 

17 мартта инстаграмда Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева белән Ринас Әхмәтов, "Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк" дигән мәгълүмат тараттылар.  Бер көндә  аның картасына 600 мең  сум акча җыелган. Газетабыз талантлы җырчыга ярдәм йөзеннән, социаль челтәрләрдә игелек марафоны башлап җибәрде. Безнең игелекле эшебезне хуплап,  Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева белән Равил Галиев, эшмәкәр Илфас Гарифҗанов та, халыкны Дәнифкә ярдәм итәргә чакырды.

Дәниф Шәрәфетдиновның – тамашачыларның яраткан артисты икәнлеген күпләр белә. Аның моңлы итеп җырлавы да, сәхнәдә үзен тотышы да күпләргә үрнәк. Дәниф – гаилә йөген тартып баручы чын ир дә әле. Җырлап кына гаиләне алып бару кыенлашкач, ул Себергә эшкә китте. Хатыны Зәринә белән менә дигән балалар үстерделәр. Уллары Динар Чаллыда, музыка мәктәбе, музыка көллиятен тәмамлап, бүгенге көндә Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт конвсерваториясе студенты. Ул әтисеннән дә уздырып, бик матур җырлый. Диана быел  медицина көллиятен тәмамлый, КДМУга керергә җыена. Дәниф белән Зәринә балаларын тәртипле, акыллы итеп тәрбияләп үстерделәр. Сәламәтлеге какшагач та, ул беркайчан да кешедән ярдәм көтеп тормады. Киресенчә гел үзе ярдәмгә ашыкты, хәйрия концертларында актив катнашты. “Атнасына бер-ике игелекле гамәл кылырга тырышам. Кемгәдер киңәш бирәм, икенчесенә аранжировка ясыйм”, - ди ул. “Аның табигате шундый. Ул кешедән ярдәм сорарга кыенсына, тормышын ничек булса да, үзе алып барырга тырыша,”- ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Хәйбуллина. Бу юлы да шулай булды. Аның өчен ярдәмне дусты, автор-башкаручы һәм җырчы Ринас Әхмәтов сорады. Хәзерге вакытта Дәнифнең хәле ничек, үзен ничек хис итә - җырчыга шалтыратып хәлләрен сораштым.

- Ярдәм сорап язылган постлар таралган көн узгач, шул ук төнге сәгать 12дә ашыгыч рәвештә Мәскәүдән уколлар да кайтты. Әлегә хәлем ярыйсы. Миңа атнага ике укол кирәк. Бер капта - 4 укол. Димәк, аена ике кап кирәк, дигән сүз. Аның бер кабы 30 мең сум тора. Мин инде дүрт ел шул уколлар ярдәмендә яшим. Башта концертлардан кергән акчага ала идем. Аннары машинаны, аппаратураларны сатарга туры килде. Берара дәүләт даруны бушлай бирә башлады, ләкин ни өчендер бер елдан соң бу эш  тукталды.  Беркем, берни аңлатмый. Шунысы аяныч.   Ярый, мин артист булгач, хәбәр тиз таралды, ярдәм иттеләр. Ә гади халык нишләргә тиеш? Берәр районда дару табылса, җибәрербез дигән иделәр. Бу бит кеше өлеше, кирәкми. Дару кая табыла, шунда калсын, димәк анда да минем кебек мохтаҗлар бар дидем. Аллаһка шөкер, миңа ярты елга җитәрлек акча җыелды. Кайлардан гына  шалтыратмыйлар. Кыргызстан, Казахстан, Санкт-Петербург, Владивосток ... Казахстаннан бер апа казахча сөйләде. “Җырларыңны яратып тыңлыйм, терел”, - диде.  “Миңа ярдәм кулы сузган һәр кешегә, “Шәһри Чаллы” редакциясе коллективына да Аллаһының рәхмәте яусын. Игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын, эшләрегез уң булсын, юлларыгызда фәрештәләр саклап йөртсен, - ди Дәниф Шәрәфетдинов. - Минем сәламәтлегемә битараф булмаган хезмәттәшләремә, театр артистларына, якташларыма, тамашачыма зур рәхмәт. Ринас Әхмәтов башлаган игелекле эшкә Әнвәр Нургалиев, Эльмира Сөләйманова, Ләйлә Дәүләтова кушылып, шалтыратып хәлемне белеп торалар. Кариев театры артистлары да ярдәм күрсәтте. Мондый бәхетсезлек беркемгә дә килмәсен. Мин бөтен кешегә сәламәтлек телим, ул  - иң кирәкле, иң зур байлык”, - ди җырчы.

Дәниф әкрен генә йөри дә башлаган. Аякка басып, сәхнәгә чыгарга тели ул. “Шундый катлаулы чирне дә җиңеп, сәхнәгә чыгып җырласам, бу да бит кешеләргә ярдәм була. Безнең һөнәр кешеләрне төшенкелеккә бирелдермичә, тормыштан ямь табып яшәргә өндәү бит. Мин беркайчан акча, исем артыннан кумадым. Яраткан эшемне башкарып, кешеләргә моң, яктылык, яхшылык бүләк итәргә тырыштым. Киләчәктә дә яраткан һөнәремне башкарасым килә”, - ди җырчыбыз.
19 апрельдә Дәниф Шәрәфетдиновка 46 яшь тула. Гадәттә, ул туган көнен сәхнәдә тамашачысы белән үткәрә торган булган. Быел да шулай булсын иде. Үзенең моңлы тавышы, матур җырлары белән без, тамашачыларны озак еллар сөендереп яшәсен ул. Энҗе бөртегедәй балаларын олы тормыш юлына бастырып, Зәринәсе белән әби-бабай булу шатлыгын тоярга да насыйп булсын аларга.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев